25 нче июнь көнне МБББУ "Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта белем бирү мәктәбе"нең "Кечкенә ил" лагере балалары "Долгая поляна" тыюлыгына экскурсиягә бардылар. Аллеялар буйлап йөреп, аларның килеп чыгышы тарихына чумдылар. Виталий Иванович һәм Марина Викторовна аларны экологик сукмак буенча үткәрделәр, сирәк һәм юкка чыгу хәлендә булган үсемлек һәм хайван төрләре турында сөйләделәр. "Сыерчык оясы" акциясен үткәрделәр. Кайту юлында тыюлык музеена керделәр. Анда «Парклар маршы» Республика конкурсында катнашкан, Кызыл китапта булган хайваннар һәм үсемлекләрнең рәсемнәрен, кул эшләнмәләрен күрә алдылар.
Мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр Барс бассейнында булдылар. Су коену алдыннан суда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде.
Балалар йөзделәр, туп белән уйнадылар, күңелле вакыт үткәрделәр.
Ике отряд мәдәни күңел ачу үзәгендә "Көлке көне" дип аталган кызыклы чарада катнаштылар. Төркемнәр өчен "Яраткан мультфильмнан җырлар" уен программасы да оештырылды.
Көн түгәрәккә басып җырлана торган "Алые паруса" җыры белән төгәлләнде.