26 июнь - Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне!
Бу көнне «Форпост» хокук саклау хәрәкәте активистлары «Тормыш кулын суз!» акциясен уздырды.
Активистлар шәһәр урамнарына «Барысы да безнең кулда» дигән плакат белән чыктылар һәм актив рәвештә сәламәт яшәү рәвеше серләре белән уртаклаштылар. Шулай ук активистлар үсмерләр белән үзләрен һәм сәламәтлекләрен начар гадәтләрдән ничек саклау һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыруы турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.