2024 елның 2 июлендә Тәтеш районының социаль яклау бүлеге базасында ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балалары булган гаиләләргә чираттагы түләүсез хокукый ярдәм көне оештырылды. Кабул итүдә суд приставлары хезмәте, мәшгульлек үзәге, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау, социаль яклау комиссиясе белгечләре катнашты.