Балалар китапханәсендә «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Планетада кызыклы нәрсәләр турында журнал һәм газетада укырга» дигән матбугат круизы узды. Китапханәче сөйләвеннән балалар журналларның китаплардан аермалы булуы, балалар журналларының күптөрлелеге һәм аларга сакчыл мөнәсәбәт турында белделәр. «Ежик», «Непоседа», «Тошка и компания» журналлары белән танышканда, балалар вакытлы матбугатның әйләнә - тирә дөнья турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләп кенә калмыйча, алар белән дә күңелле итеп вакыт үткәрергә: табышмакларны чишәргә, төрле биремнәрне үтәргә, яраткан мультфильм геройларын буярга мөмкин булуын күрделәр.
Чара Әдәби викторина белән тәмамланды, аның барышында балалар рус халык әкиятләре темасына үз белемнәрен күрсәттеләр.