15 август Тәтеш районы мәдәният йортында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында тантаналы чара үткәрелде.
Акция барышында уен формасында танып-белү викториналары һәм конкурслар үткәрелде, биредә балалар бик теләп катнаштылар. Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе С.Ю. Арцыбашев балаларны һәм аларның әти-әниләрен тормышларында яңа этап башлану белән котлады, булачак беренче сыйныф укучыларына бары тик «яхшы» билгеләренә генә укуларын теләде һәм дүрт беренче сыйныфка баручы укучы һәм ата-аналары мәдәният өлкәсендә эшләүче балаларга бүләк сертификатлары тапшырылды.
Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе, оештыру эше бүлеге мөдире Г.М. Ибраһимова сертификатлар, канцелярия кирәк-яраклары тапшырды. Чара тәмамлангач, балаларга «Ози: джунгли тавышы» мультфильмын бушлай күрсәтү оештырылды.