15 август Тәтеш районы мәдәният йорты белгечләре тарафыннан Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү кысаларында «Закон һәм тәртип» хокукый акциясе үткәрелде.
Уен программасы барышында катнашучылар хокук тәртибе законнарын белү буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, тематик уеннарда актив катнаштылар.