«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Ел саен «Таттелеком» компаниясе уку елы башланыр алдыннан матди хәле авыр булган гаиләләргә матди ярдәм күрсәтә.

Бүген 21 августта Тәтеш РУЭС җитәкчесе Ш.Р. Хөснетдинов балаларга һәм аларның әти-әниләренә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, компания исеменнән ул булачак укучыларны якынлашып килүче Белем көне белән котлады һәм аларга тугры дуслар, яхшы укуларын, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Ата-аналарга-сабырлык һәм көч, белем дөньясына җаваплы юл башында балага ышанычлы таяныч булсын өчен һәм балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International