23 августта район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең «Заманча мәгариф һәм тәрбия: актуаль мәсьәләләр, казанышлар һәм инновацияләр» дигән август киңәшмәсе булды. Конференция эшендә Тәтеш муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Курков Евгений Гаврилович, Татарстан Республикасы Дәүләт С Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Гайзатуллин Ринат Рәүф улы, "Республика мәктәптән тыш эш үзәге" дәүләт бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Зиновьев Алексей Михайлович катнаштылар.
Конференция башланганчы район мәдәният йорты фойесында күргәзмә эшләде, аның кысаларында район мәктәпләре һәм балалар бакчалары эшнең төп юнәлешләрен күрсәттеләр. Укучылар һәм тәрбияләнүчеләр үзләренең тикшеренү эшләре, конкурс хәрәкәте нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Төп докладта Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Кирилина Гөлнара Фәридовна мәгариф тармагының узган уку елында ирешкән уңышларын билгеләп үтте, яңа 2024-2025 уку елына бурычлар билгеләде.
Бүләкләү тантанасы конференциянең күңелле өлеше булды. Мәгариф системасын үстерүгә һәм һөнәргә тугрылыклы булуга керткән зур өлешләре өчен педагогларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы ведомство бүләкләре, район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.