Парламент дәресе – 2026 кысаларында узган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты һәм аның «Педагоглар һәм Остазлар» ярдәмче проекты кысаларында 2026 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2026 елгы Парламент дәресе кысаларында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасында катнаштылар

- Лукина Татьяна Викторовна, Тәтеш татар урта гомуми белем мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, «Хезмәт һәм сугышчан батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында үткәрелә торган дәреснең методик эшләнмәләр конкурсы призеры;

- Сәйфетдинов Руслан, Тәтеш кадет интернат-мәктәбе шәкерте иншалар конкурсында «Герой үрнәге батырлыкка чакыра» номинациясендә 1 урынны яулады (җитәкчесе Фролагина О. Н.);

- Ерофеева Софья Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы иншалар конкурсында «Кешеләр өчен чын хәзинә – хезмәт итә белү» номинациясендә 2 нче урынны алды (җитәкчесе Шәрәфиева Л.Г.).

Барлык җиңүчеләргә, призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Лукина Т. В.,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International