Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

24 август  көнне РФдә Гаилә елы кысаларында Байраш авыл Мәдәният йортында "Безнең герой" патриотик сәгате узды.

Чарага МХОда катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең әниләре, хатыннары, балалары чакырылган иде. Чара җылы, уңайлы шартларда чәй табыны артында узды. Һәр гаилә үзенең каһарманы турында сөйләде.

Балалар үзләренең гаиләләрен матур рәсемнәр рәвешендә кәгазьдә сүрәтләделәр. Чарада катнашучылар өчен үзешчән сәнгать вәкилләре катнашында концерт программасы әзерләнгән иде.

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International