23 августта Бакырчы авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы кысаларында «Фән тормышта ничек ярдәм итә» интеллектуаль викторинасы узды.
Балалар беренче кәрәзле телефонның кайчан һәм кайда барлыкка килүен һәм өйдә нинди фәнни ярдәмчеләр барлыгын белделәр. Фәннең нәрсә икәнен һәм аның ни өчен кирәклеген искә төшерделәр. Аннары ике командага бүленеп, уен-викторинада катнаштылар һәм фәннең төрле өлкәләреннән сорауларга җавап бирделәр.