27 август-Россия киносы көне

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Россия киносы көне-фильмнар иҗат итүчеләр бәйрәме генә түгел, ул кинопрокат учреждениеләре һәм кинотеатрлары хезмәткәрләре, авыл һәм шәһәр кино җайланмалары киномеханиклары, барлык кинематографны яратучылар бәйрәме көне булып санала.

Кадерле дуслар, нәкъ менә сезгә, безнең район кинофикаторларына, илебез һәм дөнья кинематографының иң яхшы әсәрләрен саклап калу һәм пропагандалау буенча мактаулы миссия йөкләнгән. 

Әлеге бәйрәм көнендә «Яңа гасыр» МБУ ЯМКҮ барлык хезмәткәрләренә, тармак ветераннарына, үз һөнәрләренә тугрылык һәм мәхәббәт өчен рәхмәтемне белдереп, яңа үрләр, үз эшегезгә ышаныч, бәхет һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!

Иҗади казанышлар, якты проектлар, сәламәтлек һәм иминлек телим!

 

Тәтеш муниципаль районы Башлыгы                                  Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International