Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 27 августы, сишәмбе

28 августта Байраш мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көненә багышланган “Яшә, минем Татарстан” дигән концерт программасы оештырды.

Кичәне авыл җирлеге башлыгы Әсхать Минзаһит улы Гобәев ачып җибәрде, ул авыл халкын бәйрәм белән котлады, республикабызның чәчәк атуын һәм тыныч күк йөзен теләде. Программада Ватаныбызны мактаган җырлар һәм шигырьләр яңгырады.

Алып баручылар республиканың шәһәрләре һәм күп милләтле халкы турында сөйләделәр, тамашачылар белән бергә Татарстанның дәүләт символикасын искә алдылар.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International