21 апрель Тәтеш районы мәдәният йортының «Шуçӑм» чуаш халык вокал ансамбле (җитәкчесе Алена Старостина) Кошки – Яңа Тимбай авылының мәдәният йортында, туган тел (чуаш теле) көненә һәм чуаш мәгърифәтчесе И.Я. Яковлевның тууына 178 ел тулуга багышланган «Янра, чӑваш юрри» («Яңгыра чуаш җыры») дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.
Ансамбль башкаруында чуаш халык һәм автор композицияләре яңгырады. Тамашачылар һәр номерны алкышлап каршы алды. Артистлар тамашачыларга чын җыр бәйрәме бүләк иттеләр, залны туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт белән тутырдылар.