Бүген Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте. Чарада республиканың 45 гаиләсе катнашты. Тантаналы кабул итүне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова үткәрде.