«Россиядә Гаилә елында балачак навигациясе: эшчәнлекнең өстенлекләре, юнәлешләре һәм технологияләре» тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре секциясе 2024 елның 27 августында «Яңа Гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының, тәрбия буенча директор киңәшчеләренең, педагог-оештыручыларның, социаль педагогларның, башлангыч гомуми белем бирү учреждениеләре директорларының һәм мөдирләренең, сыйныф җитәкчеләренең «Россиядә Гаилә елында балачак навигациясе: эшчәнлекнең өстенлекләре, юнәлешләре һәм технологияләре»дигән район секциясе булып узды.
Секция кысаларында шулай ук тәрбия һәм өстәмә белем бирүнең актуаль мәсьәләләре, тәрбия өлкәсендәге үзгәрешләр һәм яңалыклар каралды.
Шулай ук Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-психологы Долгова Л.Н. семинарда катнашучылар өчен «Аз комплектлы авыл мәктәбендә төрле яшьтәге гаилә коллективлары өчен тренинг элементлары белән психологик дәрес» дигән интерактив мастер-класс оештырган.
Район секциясе азагында дислексияле яшь педагогның һөнәргә юл тотуы турында «Мин адым ясыйм» дигән нәфис фильм карау тәкъдим ителде.