27нче август көнне Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен Россия киносы көненә багышланган " Төрле төстәге кино дөньясы!" дип исемләнгән, танып-белү-күңел ачу программасы үткәрде . Алып баручы кино барлыкка килү тарихыннан бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде: иң беренче кинорежиссерлар — Бертуган Люмьерлар турында, Беренче Россия киносеансы — режиссер Владимир Ромашковның (Стенька Разин турындагы рус халык җыры мотивлары буенча «из-за острова на стрежень») Россия киносы эрасын ачкан картинасы турында. Шуннан бирле кино төшерү зур үзгәрешләр кичерә: телсез кинодан тавышлы кинога кадәр, карадан актөслегә кадәр, мультфильмнар төшерелә. Теорияне балалар мультвикторина сорауларына бердәм җаваплар белән ныгыттылар. Алга таба катнашучылар үзләренең иң яраткан актерларын атадылар һәм үзенчәлекле кино дөньясы белән тулы күләмдә ләззәтләнә алдылар һәм үзләренең хыялга сәләтләрен күрсәттеләр.