Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

27 нче августта Келәш авылында “Тәтеш балкышы” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә шөгыльләнүче сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кунаклар килде. Мәдәният йортының фойесында алар яшь рәссамыбыз Асель Камилованың шәхси рәсем күргәзмәсе белән таныштылар. Көн датасы – Рәсәй киносы көненә багышланган чарада катнашып, музыкаль викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, кыскача кино тарихы турында тыңладылар . Модель китапханәнең туган якны өйрәнү бүлегендә клуб советы әгъзасы Сания Ибраһим кызы Борһанова алар өчен экскурсия үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International