Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «балаларга иң яхшысы» ярдәмче проекты, һөнәри юнәлеш проекты кысаларында Тәтеш татар мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары Тәтеш шәһәренең механика заводына экскурсия ясадылар. Чара мәктәп укучыларын реаль производство белән таныштыру, заманча эшче һөнәрләрен күрсәтү һәм киләчәк карьераларын билгеләргә ярдәм итү өчен оештырылды.