Мәдәният яңалыклары

2024 елның 31 августы, шимбә

30 август, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында, Тәтеш муниципаль районы гармунчылары Фәйзуллин Исхак (Зур Әтрәч мәдәният йорты), Фәттахов Рәмис (Байраш мәдәният йорты), Гыйсмәтов Дамир һәм Габдрахманова Рүзилә дуэты (Сөендек авылы), «Тәтеш моңнары» татар инструменталь җыелма баянчылар ансамбле (МБУ «Тәтеш ҮКС», җит. Ибраһимов Н.М.) Казан шәһәрендә узган «Уйнагыз, гармуннар!» традицион XXXIX Республика халык иҗаты фестиваль-бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәмгә меңнән артык кеше җыелган иде. Ансамбльгә бүләккә музыка коралы-тальянка, калган катнашучыларга лауреат дипломнары тапшырылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International