Олы Шәмәк авыл мәдәният йорты мәгълүмат бирә

2024 елның 31 августы, шимбә

30 августта, Татарстан Республикасы көне, Россиядә Гаилә елы кысаларында, Олы Шәмәкә авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре белән "түгәрәк өстәл артында" очрашу булды. Очрашу бер чынаяк хуш исле чәй эчеп, уңайлы шартларда узды. Барысын да бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, тынычлык һәм сабырлык теләделәр. Матур җырлар башкардылар, мәдәният йорты чараларының фотоальбомнарын карадылар. Әңгәмә барышында гаилә тормышының кызыклы мизгелләрен искә төшерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International