"Хәтер урыны" проекты кысаларында Олы Шәмәк авылында «Обелискка юл»патриотик акциясе узды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм "Туган авыл" клубы егетләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган обелискны тәртипкә китерделәр. Истәлекле урынны төзекләндерү – ул безнең эшләребезнең бик аз өлеше, алар ярдәмендә без киләчәктә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен калдырган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Һәм безнең төп бурыч-бу хәтерне мөмкин кадәр озаграк еллар аша үткәрү. Үз гомерләре бәрабәренә безгә тынычлык һәм азатлык бүләк иткәннәрне мәңге истә тотачакбыз һәм искә алачакбыз!
