2 сентябрь конне Бачшы авылы клубы янында укучыларын беренче уку көне белән авыл җирлеге башлыгы Хафиз Әхмәт улы Измайлов,авыл клубы мөдире Һәм
авыл халкы котлады. Сәламәтлек, укуда уңышлар, тырышлык, тынычлык һәм игелек теләделәр .Балаларны Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенә озаттылар.