1 сентябрь көнне Байраш авыл Мәдәният йортында «Бөек ачышлар битләре буйлап» гыйльми-технологик үсеш елына багышланган танып-белү сәгате узды. Балалар фән һәм техника өлкәсендәге казанышлар турында, галимнәр һәм аларның уйлап табулары турында презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.