Бүгенге көн яңа уку елын ача, димәк, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны яңа мавыктыргыч дәресләр, күңел ачулар, бәйрәмнәр көтә, алар әйләнә-тирә дөньяны яхшырак белергә, яңа белемнәр һәм ачышлар алып килергә ярдәм итәчәк. «Сабый» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр уку елы башлануын күңелле итеп билгеләп үттеләр. Балаларга җитезлек, кыюлык, зирәклек белән ярышырга мөмкинлек туды. Балалар уңай хис-кичерешләр белән тулдылар.


