2 сентябрь көнне мәктәбебездә, бөтен илдәге кебек үк, Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннарын башкарудан башланды. Мәктәп директоры, Олы Шәмәк авыл җирлеге башлыгы һәм «Содружество» ҖЧҖ вәкилләре яңа уку елына изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Республикабыз Рәисенә, Тәтеш муниципаль районы башлыгына һәм башка хәйриячеләргә бүләкләре һәм котлаулары өчен рәхмәт белдерәбез.