3 сентябрь Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында «Беслан кайтавазы» дип исемләнгән, терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган акция уздырылды. Чарада катнашучыларга террорчылыкның барлыкка килү тарихы һәм соңгы ун еллыкның иң танылган терактлары, шул исәптән 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында искәртеп үтелләр. Акция азагында һәр катнашучыга терроризм һәм экстремизм турында төп мәгълүматлар тупланылган буклетлар тапшырылды.