3 сентябрьдә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу көн 2004 елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул вакытта, террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак булган, аларның күбесе балалар булган. Тоткынлыкта булган өч көн буена алар бер тамчы су да эчә алмадылар. Бу көнне безнең мәктәп укучылары "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар