Килдеш урта мәктәбе коллективы "Авангард" ҖЧҖ директоры В.И. Абрамову һәм директор урынбасары Л. В. Анисимовой мәктәпнең матди - техник базасын ныгытулары өчен рәхмәт белдерә. Технология кабинеты ике заманча тегү машинасы белән тулыланды. Хәзер хезмәт дәресләрендә укучылар тегү эшенең нигезләренә өйрәнә һәм үзләренең авторлык эшләнмәләрен ясый алачак.