3 сентябрь Россиядә-Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон белән билгеләнгән һәм Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгаларга бәйле. Ул коточкыч вакыйгалардан соң 20 ел узды, әмма бу фаҗигане онытырга мөмкин түгел, балаларын коткару өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне дә онытырга ярамый. Бу көнне без илебездә булган башка фаҗигале вакыйгаларның да корбаннарын искә алабыз. Якыннары террорчылар корбаны булган гаиләләрне югалту газабын уртаклашабыз. Нармонка мәктәбендә әлеге коточкыч фаҗигагә багышланган чаралар узды: "Без террорга каршы" әңгәмәсе, "тормыш тамчысы"акциясе.