«Экология» милли проекты кысаларында оештырылган «Россия суы» бөтенроссия акциясенә экологлар, Олы Тархан авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, шулай ук мәктәп укучылары кушылды. Олы Тархан плотинасын чүп-чардан чистарттылар. Бу, беренче чиратта, пыяла, пластик һәм җәйге сезонда җыелган башка көнкүреш калдыклары. Хәзер волонтерлар ярдәме белән бу территория чиста гына түгел, куркынычсызрак та булып калды. Ярлардан 9 капчык чүп-чар җыеп алынды.