4 сентябрь Алабирде авыл мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында "Мәхәббәт һәм тугрылык-нык гаилә нигезе" мәдәни-күңел ачу чарасы булып узды.
Чара гаилә мөнәсәбәтләрен саклауга һәм өйрәнүгә юнәлдерелгән. Аналар балалары белән конкурсларда катнаштылар. Һәр үтәлгән бирем өчен гаилә командалары ромашка чәчәге (гаилә символы) элементы белән бүләкләнде. Йомгаклау этабында катнашучылар «Теләкләр рамашкасы» җыйдылар.