Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында А.А. Соколовский исемендәге Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары «Мин жәяүле» дип аталган традицион бәйрәмдә катнаштылар.
Чараны Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге инспекторы И. И. Гарипов белән берлектә “Зебрики” яшь инспекторлар оешмасы (җитәкче Сергеева В. А.) оештырды. Чараның төп максаты - беренче сыйныф укучыларының юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре һәм светофор сигналларының мәгънәсе турындагы күзаллауларын киңәйтү, күзәтүчәнлек һәм игътибарны үстерү.
Яшь инспекторлар балалар өчен кызыклы бәйрәм оештырдылар, куркынычсызлык иминлеге укытучысы Похлебкин А.В. әзерләгән яңа мәйданчыкта велосипедта дөрес йөрү күнегүләрен курсәттеләр. Беренче сыйныф укучылары барлык юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иттеләр.