"Игътибар-балалар!"атналыгы кысаларында А.А. Соколовский исемендәге Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары «Җәяүле автобус» акциясендә катнаштылар. Чараны Тәтеш районы буенча дәүләт автоинспекциясе белән берлектә “Зебрики” яшь инспекторлар оешмасы (җитәкче Сергеева В. А.) оештырды.
Чара барышында яшь инспекторлар балаларга юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, җәяүлеләр өчен юл аша имин чыгу күнекмәләрен практикада күрсәттеләр. Яшь җәяүлеләр юл билгеләрен исләренә төшерделәр.