19 сентябрь көнне Тәтеш районы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «төрле төстәге кино дөньясы»күңел ачу программасы булып узды.
Тематик юмористик программада МББУ «Россия Федерациясе Герое Андрей Андреевич Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе»укучылары катнашты. Командалар «фильмны бел», «Сценарист», «тавыш режиссеры», «кадр артында тавыш» һәм башка конкурсларда көч сынаштылар.Чара катнашучыларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды.