Бөтендөнья туризм көне белән чын күңелдән иң җылы котлауларны кабул итегез!

2024 елның 27 сентябре, җомга

Әлеге бәйрәм тармак профессионалларын гына түгел, ә кызыклы сәяхәтләр һәм яңа тәэсирләр белән үз тормышларын тулыландырган кешеләрне дә берләштерә. Кайберәүләр өчен бу романтика, әйләнә - тирә дөнья һәм табигать белән аралашу булса, башкалар өчен җиңел булмаган хезмәт, туризмны оештыру һәм спортчыларны туристларны әзерләү буенча югары җаваплылык.

Балалар-яшүсмерләр туризмын үстерүдә районның мәгариф оешмалары, аерым алганда, балаларга өстәмә белем бирү үзәге коллективы зур хезмәт күрсәтә, ул ярышлар, туган якны өйрәнү походлары һәм экспедицияләр оештыра, туристлык слетлары һәм походлар үткәрү инициативасы белән чыга.

Тәтеш ягы Музее коллективын аерым билгеләп үтәсе килә, алар күп еллар дәвамында безнең районда туризмны эшләү һәм оештыру белән шөгыльләнә. Хезмәткәрләрнең кыю эше нәтиҗәсендә безнең шәһәр, Татарстан Республикасында гына түгел, ә аның чикләрендә дә таныла башлады. Кадерле дуслар! Һөнәри бәйрәм көнендә сезгә хезмәтегез, тәтешлеләрне һәм шәһәр кунакларын гаҗәеп сәяхәт дөньясына җәлеп итүегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

 

 

Тәтеш муниципаль районы Башлыгы                                                               Р. Х Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International