Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән яңадан кушылу көненә балалар китапханәсендә «Без бердәм булганда – без җиңелмәс!» дигән танып белү сәгате булды.
Укучылар сигез ел дәвамында төбәкләрдә яшәүчеләрнең бәйсезлек һәм танылуга ирешү өчен нинди авыр юл үтүләре, Донбассның Россия өчен әһәмияте, бөтен илнең ярдәм кулы сузарга әзерлеге, шулай ук хәзер Ватаныбызны саклауда торучылар турында белделәр.