1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә.
Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең балалар инициативасы үзәге активистлары педагогик хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котладылар, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр. Укытучыларның һәрберсенә бик күп җылы һәм ихлас сүзләр әйтелде.