Традиция буенча, октябрь башында без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү өчен искиткеч мөмкинлек бирә.
Бүген «Сабый» балалар бакчасында өлкән буын өчен бәйрәм оештырылды. Тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясалган котлаулар һәм бүләкләр әзерләделәр. Ә тәрбиячеләр, үз чиратында, өлкән яшьтәге кешеләргә йөрәк җылысы, эшкә бирелгән көч, яшь буынга тапшырылган тәҗрибә өчен рәхмәт белдерделәр. Бәйрәм җылы һәм күңелле шартларда үтте.