2 октябрь көнне Урюм авылы мәдәният йортында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» күзәтү-конкурсы кысаларында «Бөтен гаилә белән стартка» фестивале узды.
Мәдәният йорты фойесында авыл халкының декоратив - гамәли иҗаты һәм милли ашлары күргәзмәләре оештырылды. Кунакларга һәм халыкка сәламләү сүзе белән Урюм авыл җирлеге башлыгы Абмаев Алексей Николаевич мөрәҗәгать итте. Авыл гаиләләре спорт һәм интеллектуаль конкурсларда катнаштылар.
Мәдәният йорты үзешчәннәре үзләренең иҗат номерларын тәкъдим иттеләр.