2024 елның 1 октябрендә 12.30 сәгатьтә Нармонка мәктәбендә янгын сүндерү буенча өйрәнү эвакуациясе булды. Сигнализация эшләп китү белән, укучылар һәм укытучылар паникасыз һәм ыгы-зыгысыз мәктәп бинасыннан чыгып киттеләр.
Чара барышында укучыларның, укытучыларның һәм мәктәп администрациясенең гадәттән тыш хәл очрагына гамәлләре уңышлы эшләнде. Чара нормативлар нигезендә оештырылды. Мәктәптә мондый тренировка эвакуацияләре даими рәвештә уза, балаларга экстремаль ситуациядә гамәли күнекмәләр тәрбияләү максаты белән.