Октябрь аеның беренче көннәрендә Халыкара Өлкәннәр һәм Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәмнәр - безнең мөгаллимнәргә һәм мәктәп хезмәткәрләренә, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм игелеклелекләре өчен тагын бер тапкыр игътибар һәм рәхмәт эйтү өчен күркәм форсат.
Яшь армиячеләр һәм мәктәп активистлары ветеран укытучыларны берьюлы ике бәйрәм белән котладылар. Балалар аларга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер, шатлык һәм гаилә иминлеге теләделәр, оныклары аларны шатландырсын, ә балалары ярдәмчел булуын теләделәр. Җавап итеп балалар алардан рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Кечкенә генә котлауларгада олы яшьтәге кешеләр, аларны онытмауларына, хәтерләүләренә бик шат, чөнки аларның хезмәтләре бәясез.