«Яшәү генә түгел, ә сәламәт булу» - шундый исем астында 2 октябрьдә балалар китапханәсендә өлкән буын кешеләренең сәламәтлек сәгате узды.
Сүз сәламәт яшәү рәвеше серләре: эш һәм ял итүнең оптималь режимы, баланслы туклану, хәрәкәт активлыгы, шулай ук тормышка уңай мөнәсәбәт турында барды. Үз идеяләре белән сәламәтләндерү туклануы буенча консультант, нутрициолог Нина Константиновна Пастухова уртаклашты. Кунаклар үзләренең сәламәт туклану рецептлары турында сөйләделәр.
Чарада «Дөньяда яшәү ничек яхшы!» электрон презентация слайдлары күрсәтелде».