"Сыйныф очрашулары" Бөтенроссия проекты кысаларында укучылар төрле һөнәр ияләре белән очраша. Бүген Тоншерма мәктәбендә укучылар районыбызның Туган якны өйрәнүче Евсеев О. Н.белән таныштылар. ул балаларга үзенең Тәтеш районы энциклопедиясе турында сөйләде һәм тикшеренү эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашты. Үз төбәгеңнең тарихын өйрәнүнең ни өчен шулай мөһим булуын, нинди тикшеренү методлары булуын һәм мәгълүматны ничек дөрес җыярга кирәклеген аңлатты.