Түбән Тархан авыл клубы хәбәр итә

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

2 октябрь көнне Түбән Тархан авыл клубында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Көзнең яше ямьле» дип исемләнгән, әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Бәйрәм чарасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Олы Тархан авыл җирлеге башлыгы Светлана Зафарова мөрәҗәгать итте. Аннан кунаклар бик теләп конкурс программасында катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, интерактив уенда белемнәрен тикшерделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр, мәкальләрне искә төшереп шигырьләр укыдылар. Бәйрәм традицион чәй эчү һәм күңелле сөйләшүләр белән тәмамланды.

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International