Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 5 октябре, шимбә

4 нче октябрьдә Келәш мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Безнең дә бар иде яшь чаклар...”дип исемләнгән очрашу  оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге, иҗтимагый оешма җитәкчеләре өлкәннәрне котлап иң изге теләкләрен юлладылар. Буа шәһәреннән килгән “Гөлҗамал” фольклор төркеме матур җырларын бүләк итте, бәйрәм кунаклары да аларга кушылып җырладылар. Чәй өстәле артында җылы аралашу дәвам итте. Өлкәннәр җылы хисләр һәм ООО ”Агроиль” хуҗалыгы әзерләгән бүләкләр белән өйләренә таралыштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International