Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

4 октябрьдә «Мәдәният волонтерлары» ирекле оешмасының Тәтеш бүлекчәсе активистлары «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Олы Шәмәк авылында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат – йортында булдылар.

Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова катнашты. Очрашу кысаларында «Көзге көй»бәйрәм – күңел ачу программасы узды. Екатерина Латышева, Елена Пантелеева һәм «Туслах» вокаль ансамбле (Олы Шәмәк Мәдәният йорты, җитәкчесе – Елена Савелькина), Олы Шәмәк урта мәктәбе укучылары (җитәкчеләре – Маханова Светлана) башкаруында бәхет, мәхәббәт турында популяр җырлар яңгырады, изге теләкләр теләде. Рәхмәтле тамашачылар артистларның осталыгын лаеклы бәяләделәр, һәр музыкаль номерны алкышлар белән каршы алдылар.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International