Келәш модель китапханәсе хәбәр итә

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

4 нче октябрьдә модель китапханә Буа шәһәреннән кунаклар кабул итте. Китапханә хезмәткәрләре “Гөлҗамал” фольклор төркеме өчен “Келәшнең үткәне һәм бүгенгесе” дигән тарихи сәгать үткәрделәр. Кунаклар авыл, китапханә тарихы, экспозицияләр белән таныштылар.

Үзләре дә истәлекләре белән уртаклаштылар. Буалылар туган якны өйрәнү бүлеге, китап фондының байлыгына сокландылар, очрашуларның дәвамлы булуын теләделәр.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International