7 октябрь көнне Кошки-Новотимбаево авылы мәдәният йортында Чуаш театрына һәм киносына нигез салучы Иоким Степанович Максимов-Кошкинскийның туган көненә һәм Өлкәннәр Декадасына багышланган «Тере хәтер» исемле портрет кичәсе булып узды. Әлеге чара «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» күзәтү-конкурсы кысаларында уздырылды.
Залда декоратив-гамәли иҗат һәм милли кухня күргәзмәсе оештырылган иде. Чара барышында алып баручы Иоким Степанович Максимов-Кошкинскийның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләде, «Таван ен» фольклор ансамблендә катнашучылар башкаруында сәхнәдән чуаш халык җырлары, шигырьләр, чуаш халык йолалары күренешләре күрсәтелде.