Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең көндезге төркеменә йөрүче яшьләрне шәһәр паркына Марина Цветаеваның тормышына һәм иҗатына багышланган «Шигырьләрем гасырларда яши» әдәби йөрешенә чакырдылар.
Катнашучыларга шагыйрә биографиясендәге билгесез фактлар һәм аның шигырьләрендә чагылган тирән мәхәббәт кичерешләре турында сөйләделәр. Китапханә фондыннан аның шигырьләре җыентыклары һәм журналлары белән таныштырдылар, шулай ук Марина Цветаева шигырьләренә язылган романслардан Илһам алдылар.